Кырда 200 трактор: Түбән Кама районында аграр сезон ничек башланды
Бүгенге көнгә игенчеләр күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау белән шөгыльләнә.
Түбән Кама районында 19 мартта язгы кыр эшләре башланды. Кырларга беренчеләрдән булып «Союз-Агро» җәмгыятенең «Прикамский» җитештерү-ремонт кооперативы хезмәткәрләре чыкты, алар туңган туфрактан күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
«Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов сөйләвенчә, быел чәчүлек мәйданнары төрле культуралар өчен 43,8 мең гектардан артык мәйданны биләячәк. Бүгенге көнгә игенчеләр күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау белән шөгыльләнәләр, планлаштырылган 16 мең гектарның 64 проценты эшкәртелгән инде. Шулай ук 27 мең гектар мәйданда туңга дым каплау һәм сабан культуралары чәчү планлаштырыла.
Альфред Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән, куллану алдыннан алар мәҗбүри тикшерү уза. Язгы кыр эшләрен башкару өчен, 17 чәчү комплексын да кертеп, 200 берәмлек техника җәлеп ителәчәк, бу агротехник срокларны үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, быел кулланыла торган минераль ашламалар саны 34 процентка арткан.
2025 ел уңышы өчен көзге культуралар — 9,5 мең гектарда, шулай ук яшел азык өчен көзге культуралар 491 гектарда чәчелгән. Район башлыгы ярдәмчесе әйтүенчә, басуларның торышы яхшы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев