Авыл хуҗалыгы җитеш-терүчеләре бүгенге көнгә 42400 тонна ашлык урып-суктырганнар.
Җәйнең бөтен матур көннәре август ахырына калган, диярсең. Күз тимәсен, соңгы вакытларда тотрыклы яхшы һава торышы күзәтелә. Бу исә игенчеләргә уңышларны җыеп алу өчен менә дигән мөмкинлек. Түбән Кама районы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган соңгы мәгълүматларга...
Авыл хуҗалыгы җитеш-терүчеләре бүгенге көнгә 42400 тонна ашлык урып-суктырганнар.
Җәйнең бөтен матур көннәре август ахырына калган, диярсең. Күз тимәсен, соңгы вакытларда тотрыклы яхшы һава торышы күзәтелә. Бу исә игенчеләргә уңышларны җыеп алу өчен менә дигән мөмкинлек. Түбән Кама районы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Бөртекле культуралар барлык мәйданның 44 процентында (12286 гектар) урып-суктырылган. Уңыш гектардан уртача 34,5 центнер чыга.
Игеннәрне урып-суктыруда алдынгылар рәтендә баручылардан «Түбән Кама» агрофирмасында арпа уңышы - гектардан уртача 40 центнер, «Бәхетле-Агро»да - 37 центнер, ә «Союз-Агро»ның «Прикамский» хуҗалыгында 43 центнер чыга. «Прикамский»да борчак уңышын урып-җыю төгәлләнгән. Алар борчакның һәр гектарыннан 45 центнер уңыш җыеп алганнар. Районның фермер хуҗалыклары да урып-җыю эшләрендә үзләреннән зур өлеш кертә.
Мондый һава торышы терлек азыгы хәзерләүгә дә уңай шартлар тудырды. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында бу эшләр дә тулы куәтенә бара. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен 13680 тонна печән, 68600 тонна сенаж әзерләнгән инде. Бер шартлы терлеккә 25,9 центнер азык берәмлеге туры килә.
Шул ук вакытта район хуҗалыклары басуларында игеннәр җыеп алынган басуларны киләсе ел уңышы өчен эшкәртү һәм уҗым культуралары чәчү башланган.
Фәрит ИМАМОВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев