Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Көтеп алынган бәйрәм

Түбән Кама районында тагын бер мәдәният йорты төзелде - бу юлы Городище авылында. 300 елдан артык тарихы булган салада заманча бина калкып чыкты. Сүз уңаеннан, бу - соңгы биш ел эчендә республика программасы кысаларында төзелгән җиденче мәдәният учагы, тагын өчесенә капиталь ремонт ясалды. Мәдәният йорты төзү өчен республика бюджетыннан -...

Түбән Кама районында тагын бер мәдәният йорты төзелде - бу юлы Городище авылында. 300 елдан артык тарихы булган салада заманча бина калкып чыкты. Сүз уңаеннан, бу - соңгы биш ел эчендә республика программасы кысаларында төзелгән җиденче мәдәният учагы, тагын өчесенә капиталь ремонт ясалды.
Мәдәният йорты төзү өчен республика бюджетыннан - 6 миллион 331 мең сум акча, муниципаль бюджеттан 1 миллион 610 мең сум бирелгән. Ике ел элек биредә яңа балалар бакчасы ачылган, шуның янында - мәдәният йорты. Кирпечтән салынган бина эчендә концертлар залы, бию урыны, остаханә, китап алышу пункты урнашкан. Бина янында - җәйге эстрада. Китапханәче аена ике мәртәбә авыл кешеләре сораган басмаларны китерәчәк.
Хәзерге вакытта Городищеда 500гә якын кеше яши (Кармалыга караганда да күбрәк), шуларның 100е - балалар. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Каенлы мәдәният йорты капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачып җибәрде (бу турыда газетаның алдагы санында тәфсилләп язарбыз). Планнарга килгәндә, киләсе елда Красный Ключ мәдәният йорты төзекләндереләчәк, шулай ук Тавель авылында яңа клуб барлыкка киләчәк дип көтелә.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев