«Изге телекләрең мине җитәкләде...»
Әниебез Мәстүрә Миндубай кызы Галиева гасыр яшьтәше иде. Ул 1901 елның октябрендә дөньяга килгән. Туксан бер яшькә җитеп, дөньядан киткән әниебезнең чал башыннан ниләр генә узмаган. Өч сугыш үзе генә ни тора!
Вәҗыйһа, Габдулла, Хазирә, Гаптераззак, Зөлфәнүр, Сәгадәтбикә, Нәзирә, Рабига, Әнвәр, Әсрар, Корбангали – без барыбыз да әнием Мәстүрә һәм әтием Әбрар балалары.
Бер абыебыз – 17 яшьлек Гаптераззак – кырык дүртнең көзендә сугышка китеп, кызы Хазирә тормышка чыккач, башка балаларын кочаклап, салкын өйдә әнием кала. Аның белән калган балаларның иң олысы Зөлфәнурга нибары ундүрт яшь, иң кечесе – мин – имчәк баласы. Ягарга утын, өскә кием, ашарга бер телем ипи юк. Советлар власте булмаса, ник бөтенебез бергә өелешеп үлмибез – беркемнең эше булмас иде. «Якты юл» колхозы ташламады. Район ярдәм кулын сузды. Бу игелеккә җавап итеп, әниемнең эштән башы чыкмады.
Безнең кызыл төстәге сыерыбыз бар иде. Салым түләргә акча булмагач, аны сатарга карар кылдык. Абый Германиядә хезмәт итә иде, «Сыерны сатмагыз, акча салырмын», – дип хат язган. Сыер шуны аңлаган, диярсең, иртән почмак тәрәзәсеннән карап тора икән. Ә йөзе буйлап, күзләреннән мөлдерәп яшь ага, ди. Сыерны сатып та кайтканнар, абыйдан акча да килеп төшкән. Сыер икенче көнне иртән үзебезгә кайтып кергән. Әнинең кулын ялап, су эчкән. Терлек тә аңлый, яраткан балаларга тәмле сөтен бирде.
Әнине колхоз эш атыдай җикте: ул урак та урды, урман да кисте, җир дә сөрде. Әбрары янында булса, алай азапланмас иде. Тик әтиемне 1944 елда 10 елга төрмәгә утыртканнар. Сугыш вакытында колхоз рәисе булып эшләгән ул. Авылдагы бала-чаганы, әби-бабайларны ач үлемнән йолып калган. Ул заманда яхшы эшләр өчен утырталар иде шул, Сталин исеменнән.
11 бала үстергән Герой ана, 50 яшьтән пенсиягә китә алган булса да, 57 яшендә генә лаеклы ялга чыкты. Пенсиягә китте, дигәч тә, 60 яшенә җиткәнче чәчү, урак чорында кырда механизаторларны ашатып йөрде әле ул. «Актай» совхозында эшләде.
Әниебез гомере буе бер көн ял күрмәде, бер минут утырып тормады. «Герой ана» орденын кулына китереп биргәч кенә биш минут тыңлап торган, менә шул булды аның ялы», – диләр иде авылдашлар. Шул орденны күкрәгенә тагып, бер генә мәртәбә фотога төшкән ул. СССРның теләсә кайсы почмагында бушлай йөрергә хокук бирә торган кенәгәсе булса да, район үзәгенә баручы ат арбасына да утырмаган.
Әни безне ялгызы аякка бастырды. Зур рәхмәт аңа. Без – аның балалары, беребез дә аның йөзенә кызыллык китермәдек. Әни һәрнәрсәнең кадерен белеп яшәде. Безнең өчен маяк булды. «Бары тик сугыш кына булмасын», – дип тели иде.
Хәзер менә килеп керсәң иде, әнием, элеккечә ишекләрне ачып, әрнүләрне басып. Авылда нигезебез дә бар, анда ялгыз алмагач та исән. Кояштай җылы, якты йөзле әниебез генә юк шул инде. Ак чәчәкле гөлләрең тәрәз төбе саен чәчәк ата, сине сагыналар, әнием. Без, әниебез, синең якты рухыңа дога кылабыз. Син безне күреп торасыңдыр? «Улым, шатланып яшә, бәбкәм», дисеңме?
Бишек җырың моңы
Назлый колагымны.
Күкрәк сөте тәме телемдә,
Изге теләкләрең мине җитәкләде
Адашамын, дигән көнемдә.
Корбан Галиев
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев