Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Исеме мәңгеләштерелгән

24 сентябрьдә Советлар Союзы Герое Никита Фадеевич Каймановка 110 яшь тулган булыр иде. Бу көнне, әлеге зур вакыйгага багышлап, туган авылы Простида аның яңартылган бюстын ачу тантанасы узды. Чарага Никита Фадеевичның туганнары һәм якыннары: килене Лариса Константиновна, оныгы һәм оныкчыклары - барлыгы җиде кеше кайтты. Алар мемориалга чәчәкләр куйды, бер...

24 сентябрьдә Советлар Союзы Герое Никита Фадеевич Каймановка 110 яшь тулган булыр иде. Бу көнне, әлеге зур вакыйгага багышлап, туган авылы Простида аның яңартылган бюстын ачу тантанасы узды.
Чарага Никита Фадеевичның туганнары һәм якыннары: килене Лариса Константиновна, оныгы һәм оныкчыклары - барлыгы җиде кеше кайтты. Алар мемориалга чәчәкләр куйды, бер минутлык тынлык белән искә алды. Кунакларга кечкенә капчыкка салынган бер уч туган туфрак бүләк иттеләр.
Түбән Кама чик буе гаскәрләре ветераннары мемориал тирәсен ел саен чистартып, тәртипкә китереп тора. Быел да алар һәйкәл нигезенә кирпеч җәйгәннәр, бюстны үз акчаларына яңартканнар, якын тирәне тәртипкә салганнар, баганаларны буяганнар һ.б. эшләрне башкарганнар. Аларга Яр Чаллы ветераннары да ярдәм иткән.
Прости авылында Никита Кайманов туган йорт әле дә тора, аңа мемориаль такта беркетелгән. Биредәге мәктәп герой исемен йөртә. Уку йортында чик сакчысы тормышына һәм хәрби батырлыкларына багышланган музей бар. Аның турында документлар, фотолары, хатлары табылган, тормышының кызыклы фактлары ачыкланган. Балалар Никита Каймановның Иосиф Сталин белән төшкән фоторәсеме турында тулырак мәгълүмат тапканнар. Никита Фадеевичның туганнары теләкләр китабында истәлекле язу калдырдылар. Лариса Константиновна мәктәп музеена геройның кул сәгатен тапшырды. Ул Н. Каймановка 1943 елда Тегеранда бүләк ителгән булган.
Каһарманны шәһәрдә дә онытмыйлар. Кайманов урамындагы 1нче йорт диварына мемориаль такта беркетелгән. Биредә кунакларны почетлы каравыл ротасы каршы алды. 9нчы мәктәптә Никита Федорович Каймановның хәрби һәм хезмәт даны музее 1972 елдан бирле эшли.
Татарстанлылардан беренче булып Бөек Ватан сугышы Герое исеменә ия булган, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, дүрт мәртәбә Кызыл Байрак һ.б. орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән каһарманның исеме, Түбән Камада гына түгел, башка шәһәрләрдә дә мәңгеләштерелгән: Сортавале, Суоярви (Карелия) шәһәрләре урамнары аның исемен йөртә, портреты исә Петрозаводскидагы Советлар Союзы Геройлары галереясында урын алган.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев