Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Авыл сулышы

Язның бер көне — ел туйдыра

Түбән Кама районы хуҗалыкларында 19 марттан башланган язгы кыр эшләре дәвам итә.

Җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды. 

Кырларга беренчеләрдән булып «Союз-Агро» ҖЧҖнең «Прикамский» кооперативы хезмәткәрләре чыкты, алар басулардагы күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, быел төрле культуралар өчен чәчүлек мәйданнары 43,8 мең гектардан артык мәйданны биләячәк. 

Әлегә игенчеләр, югарыда язылганча, күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау белән шөгыльләнәләр, планлаштырылган 16 мең гектарның 64 проценты эшкәртелгән инде. Шулай ук дымны саклау өчен 36 мең гектар сөрү җирләрен эшкәртү һәм 27 мең гектар сабан культуралары чәчү планлаштырыла. 2025 ел уңышы өчен 9,5 мең гектарда көзге культуралар, 491 гектарда яшел азык өчен культуралар чәчелгән. Район башлыгы ярдәмчесе әйтүенчә, басуларның торышы яхшы. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгар өчен 17 чәчү комплексын да кертеп, 200 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителәчәк, бу язгы чәчүне агротехник срокларны үтәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Альфред Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сыйфатлы орлыклар белән дә тулысынча тәэмин ителгән. Чәчүлек орлыклар куллану алдыннан мәҗбүри тикшерү уза. Моннан тыш, быел кулланыла торган минераль ашламалар да 34 процентка арткан. 

«Алда зур эш — чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгу максаты тора. Әлбәттә, күп нәрсә һава шартларына бәйле, әмма район хуҗалыклары чәчү кампаниясен оптималь срокларда уздырырлар һәм чәчүлек мәйданнарының планлаштырылган күләмен үтәрләр дип уйлыйм», — диде чыгышында Альфред Нигъмәтҗанов

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев