Гаилә фермасы ачылды
Кызыл Чапчак авылында фермер Илнур Зәйнуллинның гаилә фермасы ачылды. 46 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән гаилә фермасын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Айдар Метшин һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Төзелеш эшләренә барлыгы 6 миллион сум акча кертелгән, шул исәптән 1 миллионы - республика бюджетыннан, тагын 1 миллион - муниципаль бюджеттан,...
Кызыл Чапчак авылында фермер Илнур Зәйнуллинның гаилә фермасы ачылды. 46 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән гаилә фермасын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Айдар Метшин һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Төзелеш эшләренә барлыгы 6 миллион сум акча кертелгән, шул исәптән 1 миллионы - республика бюджетыннан, тагын 1 миллион - муниципаль бюджеттан, калганнары - Илнур Зәйнуллинның шәхси кертемнәре. 15 сыер Кукмарадан кайтартылган, калганнары биредәге элекке совхоздан сатып алынган. Ферма заманча технологияләр буенча төзелгән, сөт эшкәртү һәм терлек асрау Европа стандартларына якынайтылган.
Биредә 11 кеше эшләячәк. Алар Кызыл Чапчак, Түбән Чаллы һәм хәтта Кама Аланыннан килеп йөриячәкләр. Хезмәт хакы 10нан алып 15 меңгә кадәр булачак.
- Үзебезнең гаилә фермасы сөтеннән киләчәктә югары сыйфатлы каймак, эремчек, катык да ясарга планлаштырабыз, - ди Илнур Зәйнуллин.
Бүгенге көндә Түбән Кама районында 25 гаилә фермасы эшли. Тиздән тагын 9 ферма ачылачак, алар сөт җитештерү, мөгезле эре терлек һәм дуңгыз симертү, умартачылык белән шөгыльләнәчәк. Хәзерге вакытта төзелеш эшләре алып барыла. 2012 елда заманча технологияләр буенча тагын 19 гаилә фермасы төзү планлаштырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев