Челтерәп аксын чишмәләр
Төзүчеләр бистәсендәге кайчандыр тәмле суы белән дан казанган чишмә, бүген кызганыч хәлдә.
Карап, тәртипкә китереп торучы булмагач, бүген чишмә тирә- ягы сазлыкны хәтерләтә. Кайчандыр эчәр су чыганагы булган бу урынның, шулай ташландык хәлгә килүе кызганыч. Дөрес, чишмә үзе түбә белән капланган, аны әйләндереп алынган кирпечләре буяп та куелган. Бер бәла: суы юлга чыгып, асфальтны җимерә, тирә-якка агып ята. Кышкы салкыннарда бозга әйләнеп, машина йөртүчеләр өчен куркыныч тудыра. Бик тиздән аның суы янәшә төзелүче спорт мәйданчыгына да килеп җитәргә мөмкин. Бистәдә яшәүчеләр чишмә һәм аның тирәсенең шактый еллар каралмавы хакында борчыла.
Территориаль үзидарә советы председателе Наилә Афзалова бу мәсьәлә белән берничә мәртәбә торак-коммуналь хуҗалыгына мөрәҗәгать итүен, тик әлегә уңай чишелеш табылмавын җиткерде. Янәсе, бюджетта һаман акча таба алмыйлар.
Юлы бик еш шушы чишмә яныннан үтүче Илшат Галиев:
– Элек эчәргә суны чишмәдән ала идек. Хәзер килүчеләр сирәгәйде. Суы юлдан агуы борчый инде. Ярый әлегә көннәр җылы, кыш көннәрендә юл өсте бозланса, юл һәлакәте булырга мөмкин. Чишмә юлын берәр ничек астан үткәрү җаен тапсалар яхшы булыр иде, – дип фикерләре белән уртаклашты.
Сүзне бу хакта башлаганбыз икән, аны дәвам итеп, шәһәрдәге башка чишмәләрнең торышына да күз салып китик. Түбәнкамалылар шәһәрдә үзләре яратып йөри торган Кызыл Чишмә бистәсендәге, Урман һәм Гагарин урамнары кисешкән чаттагыларын яхшы белә. Кызыл Чишмәдәгесе кара-лып, чистартылып тора. Икенчесенең дә тирә-ягын түбәнкамалылар өмә оештырып, җыештырып тора. Ә калганнары?.. Әйтик, Чәбия урамындагы чишмә, инде берничә ел ташландык хәлдә.
Болардан тыш та, шәһәр территориясендә берничә чишмә булырга тиеш. Элекке Чәбия авылы урынындагы кизләүгә кайчандыр түбәнкамалылар яратып йөри иде. Бүген ул ни хәлдә икән?.. Спорт урамында урнашкан автосалон артындагы ерганакта да, Менделеев урамындагы «Автомобилист» гаражлары янында да тагын чишмәләр бар иде. Тик алар хакында бары өлкән яшьтәге түбәнкамалылар гына хәтерлидер.
Шәһәр елдан-ел төзекләнә, матурлана. Түбәнкамалыларның да яшәү шартлары яхшыра. Күбесе хәзер фатирларында су чистарту фильтрлары урнаштыра. Шунлыктан халык яратып йөргән чишмәләргә сукмак суына, алар әкренләп күз угыннан төшеп кала, ташландыкка әйләнә. Шәһәрдәге барлык чишмәләр исәпкә алынып, алар тирәсе каралып, төзекләндереп куелса, яхшы бит? Әнә кечкенә генә Җәлил бистәсе тирә-ягындагы бар чишмәләр нефтьчеләр тарафыннан каралып, чистартылып тора. Яныннан ял итүчеләр дә өзелми. Берничә эре сәнәгать предприятиесе булган Түбән Кама да моны булдыра алыр иде.
Илһамия Гаффарова
В.Моратова фотосы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев