Гөлия Нигъмәтуллина автор яңалыклары
-
Хәрби биремнәр үтәгәндә һәлак булган түбәнкамалылар истәлегенә ике мемориаль такта ачтылар
Бүген – Ватан геройлары көне. Истәлекле дата уңаеннан, хәрби биремнәр вакытында гомерләрен биргән түбәнкамалылар хөрмәтенә багышлап ике мемориаль такта ачтылар. Аларның берсе –Төньяк Кавказда һәлак булган Алексей Луговой, икенчесе-Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан Антон Тедиков истәлегенә.
-
Сосновская авыл җирлеге активистлары өлешчә мобилизациягә эләккән ир-атларның гаиләләренә ярдәм итәләр.
Уртак көч белән. Өлешчә мобилизация Түбән Кама районы авылы халкын да урап узмады. Ирләре, улларына чакыру кәгазьләре килгән. Җирле активистлар хәрбиләрнең әниләренә, гаиләләренә ярдәм итәргә булалар.
-
Яшь тамашачы театрында премьера
Яшь тамашачы театры түбәнкамалыларга Антуан де Сент-Экзюпериның танылган әсәре – “Кечкенә принц” спектаклен тәкъдим итә. Әлегә артистлар Халык иҗаты йорты сәхнәсендә чыгыш ясый. Озакламый яңа бинага күчәргә тиешләр.
-
Яңалыклар. Эфир 7.12.2022
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2022 елның 7 декабре чыгарылышы.
-
“Туган як” газетасы “Язылу ункөнлеге” һәм “Бүләкле чыршы” дигән акцияләр игълан итә
Татар басмасын ташламалы бәядән алдырып, үзегезне бүләк белән дә сөендерү мөмкинлеге бар. Акциядә катнашу шарты гади.
-
«Форсат» тапшыруы. Макраме үрү серләре
Оста куллы шәһәрдәш Гүзәл Вәлиева макраме техникасын кулланып асылма гамаклар ясый.
-
Яңа чиркәүдә беренче гыйбадәт кылу узды
49 микрорайонда яңа чиркәү ачылды. Төзелеш эшләре өч ел алып барыла. Ул хәйриячеләр хисабына башкарыла. Яңа чиркәүне изгеләндерү йоласында Татарстан һәм Казан Митрополиты Кирилл да катнаша.
-
Түбән Кама районы кырларында уңыш өчен көрәш бара
Тотрыксыз һава торышы аркасында, Түбән Кама районы аграрийларының эше артты. Сәбәбе – тәүлек буе яуган яңгыр. Нәтиҗәдә, басуларда үсемлек үсешенә тискәре йогынты ясаучы боз катламы барлыкка килә. Авыл хезмәтчәннәре билгеләп үткәнчә, мондый күренешнең 20 еллап булганы юк.
-
Волонтёрлар солдатларга йокы капчыклары, яралыларны коткару өчен носилкалар, яра бәйләвечләре тегә
35 микрорайонда “Халык остаханәсе” дигән тегү цехы эшли башлады. Волонтёрлар солдатларга кирәк-яраклар тегәләр: йокы капчыклары, яралыларны коткару өчен носилкалар, яра бәйләвечләре. Түбәнкамалылар хәрбиләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә булалар.
-
Түбән Кама студентлары Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы, шәһәребезнең мактаулы гражданины белән очрашты
Фирдәвис Ханов Түбән Каманы тормышка ашкан хыялым, ди. Кама ярында төзелүче шәһәргә яшь белгеч гаиләсе белән 70 нче еллар ахырында килгән. Шушында төпләнеп калган. Тимер юл вокзалы, Сабан туе үтә торган «Ильинка» мәдәни-күңел ачу үзәге, 500 кешелек залы булган Җәмигъ мәчете... Әлеге һәм башка объектлар аның проекты буенча торгызылган. Бүген ул яшь буынга үз киңәшләрен бирде.
-
«НТР 24» медиахолдингы «Кыш Бабай бул!» хәйрия акциясе башлануы турында игълан итә
Яңа ел хыялларын чынга ашырырга ярдәм итик. “НТР-24” медиахолдингы шәһәрдәшләр ярдәме белән мохтаҗларга, ятим калган балаларга бәйрәм кәефе бүләк итәргә чакыра. Быел әле исемлеккә мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре дә эләгә. Изге эшкә үз өлешегезне кертергә теләсәгез, күчтәнәчләрне Химиклар проспекты адресы буенча урнашкан 64а йортына алып килергә кирәк.
-
Мобилизациягә эләккән хәрбиләргә ярдәм
Мобилизациягә эләккән хәрбиләргә ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты оештырыла. Барлык җыелган чаралар солдатлар өчен җылы киемнәр, кирәк-яраклар сатып алуга тотылачак. Гуманитар ярдәм бу атнада Казанга җибәрелергә тиеш.
-
Түбән Кама руханилары алгы сафтагы сугышчыларга ярдәм итә
Буржуйка мичләре, бензин генераторлары, дарулар төялгән ике машина юлга кузгала. Рульдә – дин әһелләре үзләре. Алар махсус операция уза торган чиккә кадәр барып, солдатларның көнкүреше белән танышып кайтырга булалар.
-
Яңалыклар. Эфир 25.11.2022
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2022 елның 25 ноябере чыгарылышы.
-
«Форсат» тапшыруы. Каз пешерү серләре
Түбәнкамалы Асия Гыйльманова каз пешерү серләре белән уртаклаша.