Илһамия Гаффарова автор яңалыклары
-
Халык зары
Акчасы кызганыч түгел дә... Почта әрҗәсенә газ хезмәтеннән «техник хезмәт күрсәтү өчен» түләргә дип, 243 сумга түләү кәгазе салып киткәннәр. Әллә ни зур сумма түгел инде, түлибез. Түләмәсәк, барыбер тү-ләттерәләр, ярар, хәерле булсын. Тик техник хезмәт күрсәтүче генә килмәде бит. Бәлки килгәндер дә, тик мин иртәдән кичке алтыга кадәр эштә. Күрсәтелмәгән хезмәт өчен түлисе килеп тормый шул әле бер дә.
-
Истәлек митингы узды
Түбән Кама шәһәр зиратында мактаулы гражданнар үзәк аллеясендә аерым чаңгы батальонының унтугыз сугышчысы истәлегенә митинг узды.
-
Үзенчәлекле операция ясаганнар
Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсе табиблары фибросаркомалы пациентка үзенчәлекле операция ясадылар.
-
Икенең берсен сайларга
Түбән Каманың балалар хастаханәсенә коронавирустан “Спутник М” вакцинасы кайтты. Ул 12-17 яшьлек балаларга исәпләнгән. Вакцинаны Тукай урамында урнашкан 1 нче “Кояшлы” балалар дәваханәсендә ясаячаклар.
-
Акчалары артыкмы соң?
Акчалары күпме соң... Дүрт түбәнкамалы бер тәүлек эчендә алдартазларга өч миллион сумга якын акча күчергән.
-
"Киң күңелле, мәрхәмәтле була белергә кирәк"
Бүгенге язмабыз герое – иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле һөнәр ияләренең берсе, шәфкать туташы булып эшләүче Зөбәрҗәт ханым.
-
Ел башы: үзгәрешләр башланды
1 гыйнвардан илебездә күп кенә яңа законнар, кагыйдәләр кертелде. Шуларның кайберләренә, иң мөһим тоелганнарына, күз салып китик әле.
-
Кыш бабай бүләкләр өләшә
НТР медиахолдингы тарафыннан 13 нче елын оештырылучы “Кыш бабай бул!” хәйрия акциясендә меңләгән шәһәрдәшебез катнашты.
-
Чыршы шәһәрчекләре: кайда, кайчан..?
2021 елның төгәл соңгы бер атнасы калды. Бөтен җирдә бәйрәм рухы сизелә. Кибетләргә, оешмаларга чыршылар куелып, матур итеп бизәлгән. Сабыйларны сөендереп тәмле күчтәнәчләр өләшенә.
-
“Театр миңа яшәргә көч бирә”...
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган артисты, театр аксакалы Альберт Хәмзә улы Ибраһимовның юбилее гөрләп узды.
-
Рухы белән көчле алар...
Шәһәрдәшләребез, шагыйрә Мария Логинова-Пашина һәм Раиса Мищихина күпләргә яхшы таныш.
-
Файдалы проектларга - киң юл!
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин «Акыллы машиналар» компаниясе директоры, АСИҮТ резиденты Юрий Светличный белән очрашып Түбән Камада суыткычлар җитештерү цехы хакында фикер алышты.
-
"Ак үлем" сатып баемакчы...
Наркотикларның законсыз әйләнешенә күзәтчелек буенча оператив тикшерү идарәсе хезмәткәрләре интернет аша наркотиклар сату белән шөгыльләнгән төркемне тоткарлаганнар.
-
«Мунчачы»лар «таш»ны яхшы кыздыра
“Мунча ташы” театрының Түбән Камадагы тапшыруларын яратып, көтеп алабыз. Әйтик, без мәктәптә укыганда җәй башында колхоз автобусы белән шәһәргә экскурсиягә алып баралар иде. Шәһәрдә безнең иң яраткан нәрсә - 15 тиенлек туңдырма. Менә шул экскурсияне көткән кебек, ел буе көтәбез “Мунча”ны. Яки, балачакта ничек көтә идек Сабантуй бәйрәмен, хәтерлисезме?! Бик кадерле һәм тәмле бәйрәм иде бит без бәләкәй чакларда. “Мунча ташы” театры тамашасын да нәкъ менә шул бер тәмле әйбер кебек сагындыра.
-
Сүздән эшкә күчтеләр
Шәһәрдәшләр Түбән Кама урамнарында ташландык машиналарның күп булуларыннан зарланып бик еш кына “Халык контроле” сайтына мөрәҗәгать итә.