Автор автор яңалыклары
-
Каешны эләктерү зарур!
31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр республикада «куркынычсызлык каешы» дигән чара үткәрелә.
-
Киләсе ел өчен эшләр билгеләнә
Муниципаль районда 621,7 миллион сумга барлыгы 69 ишегалды төзекләндерелгән.
-
Тропик урман, диярсең...
«Түбән Камада нинди истәлекле урыннарны беләсез?» – дип сорасаң, күпләр Изге чишмәне, Җиңү монументын, сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлне, шәһәр музеен атаячак. Бәлки, кемнәрдер «Корабельная роща» санаторий-профилакторие искә алыр. Ә бит, чыннан да, бу истәлекле урын: нәкъ менә шунда – шифаханә бинасында уникаль Кышкы бакча урнашкан. Ул Татарстанда бердәнбер һәм бөтен Россия буенча шундый уникаль тугыз бакчаның берсе.
-
Арбаны – кыштан, әзерлекне уку елы башыннан...
Газетабызның актив хәбәрчесе, хәзерге вакытта КФУ студенты Азалия Котлыәхмәтова шәһәребезнең чыгарылыш сыйныф укучыларына студент тормышы турында аңлата.
-
Театр – ул могҗизалар дөньясы
Шәһәребезнең Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында экскурсиядә булдым, дисәм, күпләр ирен чите белән генә елмаеп куяр. Янәсе, театрда ис китеп карарлык нәрсә булырга мөмкин. Бу – зур хаталану.
-
Атны урлаткач, абзарны бикләү кирәкме?
Казан, Пермь шәһәрләре мәктәпләрендәге фаҗигаләр онытылырга да өлгермәде, Удмуртия башкаласы Ижау каласында да шундый ук коточкыч кан кою кабатланды. Халык арасында шактый шау-шу куптарган бу вакыйгалар әле хәзер дә кешеләргә тынгылык бирми.
-
Күз генә тимәсен
Мин сезгә Кызыл Чишмә бистәсенең «Мирас» мәдәният йорты каршындагы китапханә мөдире Илсөяр Җәббарова турында язарга телим.
-
Дәү әниемне нык яратам
Мин сезгә үземнең сөйкемле һәм яраткан дәү әнием Ләйлия турында язасым килә.
-
Ташламалы бәядән язылырга ашыгыгыз!
Газета-журналларга язылучыларның күпсанлы сорауларын исәпкә алып, 3-13 сентябрьдә, шәһәрнең һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә «Язылу ункөнлеге» уздырыла.
-
Танылган якташыбызны хөрмәтләделәр
Татар халкының мәшһүр улы, дәүләт эшлеклесе, халык шагыйре, якташыбыз Разил Вәлиевнең 75 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан, Казан шәһәренең Г.Камал театрында зур бәйрәм кичәсе булды.
-
«Һәркемне дулкынландырырлык әсәр»
Шушы арада Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрында драматург Илгиз Зәйниевнең «Бәби» дигән әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы булды.
-
Өлешчә мобилизация: кемнәрне алалар?..
Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков РФ Президентының өлешчә мобилизация турындагы мөрәҗәгатенә кагылышлы берничә сорауга җавап бирде.
-
Социаль программаларга – 1,5 млрд сум
«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә. Ул «Татнефть» хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча максатчан программалар кысаларында үткәрелә.
-
Иртәгә шәhәрдә «Түбән Кама кроссы – 2022» массакүләм җиңел атлетика ярышлары узачак
17 сентябрьдә, «Милләтләр кроссы – 2022» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында, шәһәрдә «Түбән Кама кроссы – 2022» массакүләм җиңел атлетика ярышлары була.
-
«Миңа татарча сөйләшү ошый»
Илнур Нуриев шәһәребезнең 9нчы мәктәбенең 10 нчы сыйныфында белем ала. Ул – тәрбияле, инсафлы бала. Барлык фәннәрдән дә «4» һәм «5» билгеләренә генә укый. Илнур татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бик теләп, яратып йөри. Аңа әдәбият дәресләре аеруча ошый. Алай гына түгел, ул татар телендәге тапшыруларны бик яратып карый. Татар радиосын рәхәтләнеп тыңлый. Дөресен әйткәндә, татар милләте өчен янып йөри торган бала. «Татарча сөйләшү миңа ошый, татар булуым белән горурланам» – ди ул.