Ташкабак икрасы
Бакчаларда ташкабак котырып үсә. Аны кыздырып та ашыйлар, коймак та пешерәләр. Ә менә Ләйсән Әхмәтҗанова гаиләсе ташкабак икрасы ярата. Рецептын Ләйсән ханым безгә дә язып җибәрде.
Ташкабак икрасы өчен 3 килограмм чистартылган ташкабак, 0,5 килограмм суган кирәк булыр. Шулай ук, 250 грамм майонез, 300 грамм помидордан ясалган соус, 150 грамм үсемлек мае әзерләгез.
Ташкабакны һәм суганны ит тарткычтан чыгарыгыз, кәстрүлгә бушатыгыз. Газ плитәсен кабызып, кәстрүлне аның өстенә куегыз, майонез, помидордан ясалган соус, үсемлек мае өстәгез. Кайнап чыккач, сүрән утта 1 сәгать кайнатыгыз. 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы, 1 чәй кашыгы кара борыч, 2 лавр яфрагы, 1 аш кашыгы аш серкәсе салып, тагын бер сәгать кайнатыгыз. Аннары кечкенә банкаларга кайнар килеш салып, юрган белән яхшылап томалагыз. Суынгач, банкаларны караңгы, салкынча урынга алып куегыз.
Лилия Заһретдинова
Л.Әхмәтҗанова фотосы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев