Сезгә әйтәм, асыл затлар
Сез матурлар, асыл затлар
Сез матурлар,
асыл затлар,
Сез бит –
дөнья тоткасы.
Шуңа күрә
бу тотканы
Ешрак килә тотасы.
Кайда гына
эшләмисез:
Сез пешекче, тегүче,
Гаилә башлыгы да сез,
Сез машина йөртүче.
Дөнья мәшәкатен,
йөген
Бездән күбрәк
тартасыз.
Бәлки шуңа
картаймыйсыз,
Гел яшь булып каласыз.
Фәнни ачышлар
ясыйсыз,
Идарәдә башлык сез.
Ир-атлар күңелен
балкытып
Торган йөзек кашы сез.
Сөйләмегез
татлы-баллы,
Ә тел үткен
кылычтан.
Холыкларыгыз сезнең
Коелган бит корычтан.
Кыл кебек
нечкә күңелегез,
Нурлы кояш – йөзегез.
Бәхет диңгезендә
һәрчак
Рәхәтләнеп йөзегез!
Нур АБДУЛ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев