Хатыннар, сезнең өчен...
Йөргәндә бар да яхшы гына барса да өйләнешүгә, талашыр өчен сәбәпләр табылып кына тора. Хатынның ашарга пешерә белмәве, өй арасында эшләргә яратмавы ачыклана. Гаилә башы да «алтын» түгел, эш рәтен белми, хатынга булышмый, акчаны аз эшли һ.б.
Кешенең холкын үзгәртергә тырышу - юк нәрсә, бу эш белән...
Хатыннар, сезнең өчен...
Йөргәндә бар да яхшы гына барса да өйләнешүгә, талашыр өчен сәбәпләр табылып кына тора. Хатынның ашарга пешерә белмәве, өй арасында эшләргә яратмавы ачыклана. Гаилә башы да «алтын» түгел, эш рәтен белми, хатынга булышмый, акчаны аз эшли һ.б.
Кешенең холкын үзгәртергә тырышу - юк нәрсә, бу эш белән шөгыльләнү файдасыз. Я аның холкына чыдарга, яраклашырга, яки аерылырга гына кала.
Шулай да, ирегезнең холкын үзгәртәм дисәгез, түбәндәге киңәшләрне истә тотсагыз иде.
Беренчесе, үзегезгә кирәк нәрсәне сак кына, йомшак тавыш белән, тыныч кына сорагыз. Теләгегезгә ирешмәсәгез, ачуланмагыз, истерикага бирелмәгез.
Икенчесе, ирегезнең эшләгәнен күрә белегез. Хәтта, теге яки бу нәрсәне эшләргә кирәклеге турында аңа күп мәртәбә әйткән булсагыз да.
Өченчесе, эчүгә би-релгән, сезнекеннән күпкә начаррак ирләр булганын да онытмагыз; ирегезгә тәмле ризык пешерергә, дус кызларыгыз алдында аны мактарга, чын күңелдән рәхмәт әйтергә онытмагыз.
Дүртенчесе, кеше ирләре белән чагыштырганда чаманы онытмагыз. Ирегез: «Алайса бар шуның янына», дип, үзегезне «ерак»ка озатырлык булмасын.
Болар - атаклы пси-хологларның киңәшләре. Алар белми әйтмәс, укып, күңелегезгә салып куйсагыз да була.
Кызлар, сер итеп...
Кызлар, дуслашып йөрүче егетегезне үзегезнең булачак ирегез итеп күрергә телисезме? Иң элек, аның үз-үзен тотышына игътибар итегез.
Егетегез, йөргәндә үк, сезнең өчен барысын да үзе хәл итә, сезнең сүзгә колак салмый; сезне нык контрольдә тота, бизәнүегезне, киемегезне ошатмый; дусларыгыз белән аралашудан тыя; сезне гел ачуланып, өйрәтеп тора; дуслашып йөргәндә үк, өйләнешкәч сезне эшләтмәячәген әйтеп куя; кул күтәрә; телефонннан сөйләшүегезне тыңлый һәм смс-хәбәрләрегезне укый, ди. Кызлар, тормышыгызны бозарга теләмәсәгез, мондый кешедән ерак торуыгыз хәерле.
Нет комментариев