Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Хатын-кызның күз яше сере

Нәни малай әнисеннән сорый: - Әни, ни өчен син һәрчак елыйсың? - Болай гына, улыкаем. - Аңламыйм. Әнисе улын кочагына ала: - Син аны беркайчан да аңламаячаксың. Малай әтисе янына килә: - Ни өчен әни елый? - Хатыннар кайчагында шулай сәбәпсез дә елый, - ди әтисе. Малай ир-егет булып җитә,...

Нәни малай әнисеннән сорый:
- Әни, ни өчен син һәрчак елыйсың?
- Болай гына, улыкаем.
- Аңламыйм.
Әнисе улын кочагына ала:
- Син аны беркайчан да аңламаячаксың.
Малай әтисе янына килә:
- Ни өчен әни елый?
- Хатыннар кайчагында шулай сәбәпсез дә елый, - ди әтисе.
Малай ир-егет булып җитә, әмма хатын-кызның күзе яшькә чылануын һаман аңлый алмый. Ниһаять, ул Аллаһыдан сорарга була. Аллаһы әйтә:
- Хатын-кыз камил бул-сын өчен, бар дөньяны күтәрерлек ныклык һәм, шул ук вакытта, сабые башын салып назларлык йомшак иңнәр бирдем. Баласын дөньяга тудыру газабын һәм әрнүләрне күтәрерлек рух иңдердем. Хатын-кызга шундый ихтыяр бирдем - башкалар арып ауганда да, ул туктаусыз алга бара, бернинди зарланусыз, авыруларны тәрбияли. Аның мәрхәмәтле күңеленә балаларына карата искиткеч ярату хисе салдым. Иренең хата-ялгышларына карамыйча, ир затына рухи терәк булырдай көч бирдем. Һәрчак иренең йөрәк сагында торсын өчен, хатын-кызны Адәмнең кабыргасыннан яраттым. Мин аңа, яхшы ир затының беркайчан да хатынын рәнҗетмәячәген һәм икеләнүләрсез үзе янәшәсенә басачагын аңларлык зирәк акыл бирдем. Һәм, ниһаять, хатын-кызга күз яше бирдем. Теләсә кайчан күз яшьләрен күрсәтү хокукы да өстәдем. Сиңа, адәм баласы, хатын-кызның гүзәллеге киемендә дә, йөз-кыяфәтендә дә түгеллеген аңлау зарур. Хатын-кыз гүзәллеге - аның йөрәгенә юл башы булган күзләрендә. Ә йөрәк ул - сөю-ярату утравы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев