Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалы Татарстан Республикасының иң яхшы яшь геологы дип танылды

Татарстанның Әлмәт районында 11 июльдән 17 июльгә кадәр яшь геологларның X республика ачык кыр олимпиадасы узды.

Түбән Кама районыннан 22 нче гимназиянең «Азурит» командасы чыгыш ясады.

Егет-кызларга бөтен Татарстаннан килгән 300 катнашучы арасында 12 конкурс биремендә үзләрен күрсәтергә туры килде.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча түбәнкамалылар, барлык ярышларда диярлек призлы урыннар яулап, «көмеш» алдылар:

  • «Нефть геологиясе нигезләре» — 1 урын;
  • «Геологик маршрут» һәм «Палеонтология» — 2 урын;
  • «Магнитометрия» — 3 урын;
  • «Геологик киселеш» һәм «Куркынычсызлык техникасы нигезләре» — 4 урын;
  • «Шлиховое опробование» — 5 урын.

Моннан тыш, 11"а" сыйныфын тәмамлаган Арина Гайсарова Татарстан Республикасының иң яхшы яшь геологы булып танылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев