Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалы «ТРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды

Татьяна Нурхаметова 25 еллык хезмәт эшчәнлеген авылны үстерүгә багышлый.

Түбән Камада яшәүче Татьяна Нурхаметова «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Түбәнкамалы 25 еллык хезмәт эшчәнлеген авылны үстерүгә багышлый.

Ул башта Киров өлкәсендә зоотехник-селекционер булып эшли, 2009 елдан — Түбән Кама районында. 2018 елдан ул «ОРСИС-АГРО» ҖЧҖнең тукландыру һәм үрчетү буенча генераль директоры урынбасары була.

Татьяна Нурхаметова җитәкчелегендә компания хайваннарны тоту һәм ашату технологиясен торгызды, техниканы яңартты, терлекчелек комплексын масштаблы реконструкцияләде. Аның җитәкчелеге чорында хайваннарның авырулары шактый кимегән һәм үстерелгәннәрнең сыйфаты яхшырган. Узган ел йомгаклары буенча компания Татарстан Республикасы буенча иң яхшы 6 компания арасына керде.

«Хезмәттәшебезне лаеклы бүләге белән котлыйбыз, сәламәтлек, уңышлар, куелган максатларга ирешүен телибез», — дип яза Вконтакте социаль челтәр сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев