Түбәнкамалы чаңгы-роллер ярышында җиңде
Ир-атлар арасында иң яхшысы дип Илфат Нәбиев танылды.
Түбән Кама спортчысы Чаллыда узган «Алтын көз» чаңгы-роллер ярышында җиңүче булды. Ир-атлар арасында иң яхшысы дип Илфат Нәбиев танылды. Бу хакта Түбән Кама районы чаңгы узышлары федерациясе хәбәр итә.
29 яшькә кадәрге яшь категориясендә — 16 яшьлек Валерий Голованов, 30-39 яшьлек хатын-кызлар категориясендә — Елена Дегтярева иң яхшылары булды. Валерий Рыжаков 70-79 яшьлек ир-атлар арасында икенче урынны алды, Илнур Нәбиев 40-49 яшьлек ир-атлар арасында «бронза» иясе булды.
Ярыш көчле җил астында, карлы яңгыр астында узды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев