Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалылар бадминтон буенча бөтенроссия ярышларында 8 медаль яулады

Ярышларда 200дән артык спортчы катнашты.

Самарада 14-17 октябрь көннәрендә бадминтон буенча «Самара көзе» Бөтенроссия ярышлары узды.

Анда Татарстан Республикасыннан, Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән, Ульяновск өлкәсеннән, Уфадан, Самара өлкәсеннән, Белгород өлкәсеннән, Донецк һәм Саратовтан 200дән артык спортчы катнашты.

Түбән Кама районының физик культура һәм спорт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Анастасия Персова 2012-2013 елгы кызлар арасында парлы разрядта һәм микст разрядында 2 һәм 3 урыннарны яулаган.

2010-2011 елгы егетләр арасында парлы һәм ялгыз разрядта Сердар Тачкулиев 1 нче һәм 3 нче урыннарны алды. Микст разрядында шулай ук түбәнкамалылар Тимур Салмин, Арина Муллина һәм Айсылу Сафина 2 һәм 3 урыннарны яулады.

Моннан тыш, София Семенова 2008-2009 елгы кызлар арасында ялгыз һәм парлы разрядта ике өченче урынны алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев