Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Камадан 86 яшьлек җырчы Нур Мусин халыкара конкурс лауреаты булды

Конкурсның Гала-концерты Казанда узды.

Түбәнкамалы Нур Мусин «Халык җәүһәрләре» халыкара милли-мәдәни фестивале лауреаты булды.

Конкурсның Гала-концерты Казанда узды. Фестивальдә катнашучыларның барысы да үзешчән артистлар. Алар арасында Россия, Төркия, Кытай, Азәрбайҗан, Казахстан һәм Үзбәкстан җырчылары да бар иде.

Нур Мусин гомере буе физкультура укытучысы булып эшли, җырлаудан туктамый, ә лаеклы ялга чыккач, ул үзен тулысынча иҗатка багышлый. Бүген ул — «Талир тәңкә» фольклор ансамбленең иң өлкән катнашучысы.

Ансамбльнең башка катнашучылары белән бергә Нур Мусин җыр культурасын, халык иҗатын саклау һәм үстерү эшен дәвам итә. Бүген артистлар Җиңү көнен бәйрәм итүгә актив әзерләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев