Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Камада шәһәр башлыгы премиясенә диплом эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Түбән Кама районы башлыгы премиясенә диплом эшләре конкурсына йомгак ясалды.

Түбән Кама урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган 38 кеше гариза биргән. Алар жюри хөкеменә үзләренең диплом эшләрен ике категориядә: техник һәм гуманитар фәннәр буенча тәкъдим иттеләр.

«Түбән Кама — киләчәк шәһәре, үз тарихын иҗат итә һәм яза торган шәһәр. Без производствоның, шәһәрнең ничек үзгәрүен, потенциалны күрәбез. Без бүген киләчәкнең нефть химиясе һәм инженериядә булуын аңлыйбыз. Һәм нәкъ менә монда фәнне үстерү мөһим», — диде Рамил Муллин конкурсантларга мөрәҗәгать итеп.

Жюри 19 җиңүчене билгеләде. Барлык җиңүчеләр дә акчалата премияләр алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев