Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Камада иң яхшы «Автоледи» ачыкланды

Конкурста 14 хатын-кыз катнашты.

Түбән Камада 14 хатын-кыз «Автоледи — 2023» машина йөртү осталыгы конкурсында катнашты.

Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр һәм иҗади конкурста катнаштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны һәм «Автоледи — 2023» мактаулы исемен Ксения Новикова яулады, икенче урында — Елена Миңнуллина, өченчедә — Анастасия Новикова. Моннан тыш, иҗади конкурста «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына хатын-кыз карашы» темасына иң яхшы презентацияне Лилия Насыйбуллина тәкъдим итте.

Ә менә ярышларның гран-при бүләген Алия Хәкимҗанова яулады. Ул теоретик һәм практик этапларда барысын да узып китте. Хәзер аңа өченче августта Казанда узачак республика конкурсының финалында шәһәр данын якларга туры киләчәк.

Чара ахырында барлык призерларга дипломнар, кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды.

Фото: социаль челтәрләр

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев