Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Камада яшәүче шәҗәрәче Мансур Ганиев үз нәселенең 15 буынын эзләп тапкан

Нәселләре Чипкәнәй морзадан башлана.

Татарстанның атказанган икътисадчысы, шәҗәрәләр төзүче шәһәрдәшебез Мансур Ганиев шушы көннәрдә Казанга барып, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (ИЯЛИ) кулъязмалар фондында акт белән 7 эшен тапшырды.

Аларда Мансур Корбангали улының әтисенең морзалар нәселе шәҗәрәсе (15 буынга кадәр); әтисенең әнисе ягыннан 13 буынга кадәр шәҗәрәсе; 14 буынга кадәр әнисенең әтисе шәҗәрәсе, әнисенең әнисе ягыннан 13 буынга кадәр шәҗәрәсе; нәтиҗә схемалары, гаиләләренең килеп чыгышы турында белешмәләр бар. Бу хезмәтләрендә кем кызы булулары һәм туган еллары белән 36 әбисенең исеме; күбесенең туган еллары, үлгән еллары белән 70 бабасының исеме кертелгән. Шулай ук, Әлки һәм Түбән Кама районнарының тарихи мәгълүматлары белән тулыландырылган шәҗәрә агачлары. Һәр авылда йөз ел элек күпме кеше яшәгәнлеге, хәзер күпме кеше калганлыгы һәм беткән авыллар турында белешмәләр. 

Шул ук көнне Мансур ага Ганиев Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан төзегән нәсел шәҗәрәләрен алып килгән. 

«Тынгы белмәс шәҗәрәче үз нәселенең 15 буынын эзләп тапкан. Нәселләре Чипкәнәй морзадан башлана. Мансур әфәнде Әлки районының 8 авылы халкының нәселе тамырлары билгеле икәнлеген дә әйтте. Шулай ук эшкуар Рәис Хәйруллинның шәҗәрәсен дә алып килде. Мансур Ганиевның хезмәте биниһая, эшләрен бизмәннәргә салып үлчәп бетерерлек түгел. Аңа рәхмәтебезне җиткерәбез, саулык-сәламәтлек телибез», — дип яза Дәрдемәнд исемендәге мәдәният үзәге җитәкчесе, журналист Флюра Абдуллина.

Фотода: Мансур ага үзе төзегән нәсел шәҗәрәсен күрсәтә. / Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев