Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Камада «Автобабай-2024» бәйгесе узды

Анда 60-82 яшь аралыгында 16 ир-ат катнашкан.

Конкурста катнашучыларның иң өлкәне Зәкәрия Кәшбиевкә — 82 яшь.

Беренче этапта конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча имтихан тапшырдылар. Икенче этапта машина йөртүчеләр күнегүләрне махсус мәйданчыкта башкарып, тизлеккә автомобиль йөртү осталыкларын күрсәттеләр. Жюри һәр күнегүнең дөрес башкарылуын һәм дистанцияне узу вакытын бәяләде.

Ярышның җиңүчесе — транспорт буенча ревизор Сергей Масленников, икенче урынга Үзәк район дәваханәсенең «Ашыгыч ярдәм» йөртүчесе Таһир Сафиуллин лаек булды. Таһир Гыйльмедтин улының шоферлык стажы 42 ел. 

«Ашыгыч ярдәм» нең һәр чакыруы үзенчәлекле. Мин үземне кешеләрне коткаруда катнашым бар дип хис итәм. Фельдшерларыбызның хезмәте бик авыр, алар беренче булып авырган кешеләргә ярдәмгә киләләр. Без, машина йөртүчеләр дә, һәрвакыт янәшәдә һәм һәр чакыруны үзебез аша үткәрәбез«, —дип үзенең эше турында сөйләде ул.

Өченче урынны электромонтажлау һәм төзелеш техникасы йөртүчесе Михаил Асанов яулады. Шулай ук «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» этабында иң яхшысы булып Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте педагогы Рәмис Мәүләвиев танылды. Автомобильне фигуралы йөртүдә «Комплекслы төзекләндерү предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе шоферы Ринат Сираевка тиңнәр булмады. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев