Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама укучысы илнең иң яхшы кондитеры булырга мөмкин

Түбән Камадан 14 яшьлек Эвелина Гайнетдинова «Кондитер. Дети» исемле реалити-шоуда катнашып, тамашаның төп призына дәгъва итә алачак.

Укучы кыз кондитерларның масштаблы бөтенроссия кастингын узып, үзенең торты белән Ренат Әгъзамовны һәм йолдызлы жюрины гаҗәпләндерә һәм суперфиналга эләгә алды.

Эвелина һәм тагын 17 кондитерга кулинария буенча финал ярышны узарга туры киләчәк. Суперфиналга чыгучыларны берничә җитди сынау көтә: Ренат Әгъзамовтан «сукыр» дегустация һәм 7 килограммнан да ким булмаган торт әзерләү.

Эвелина илнең иң яхшы кондитеры титулын алып, 500 мең сум ота алырмы — бу хакта 7 сентябрьдә иртәнге 9 да «Пятница!» телеканалында белергә була.

Эвелина үзенең беренче тортын моннан ике ел элек кенә пешергән. Кондитер эшеннән тыш ул сәйлән үрү белән мавыга һәм каратэ белән шөгыльләнә. Быел спорт мастерына кандидат сынауларын үтәде, көнчыгыш көрәш буенча Россия беренчелегендә беренче урынны яулады.

Эвелина Гайнетдинова // Фото: «Пятница!» телеканалы матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев