Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама педагогы «Татарстан Республикасының халык укытучысы» исемен алды

Түбән Кама педагогларын мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсендә билгеләп үттеләр.

Түбән Кама педагогларын мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр» киңәшмәсендә билгеләп үттеләр. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин хәбәр итә.

Чара барышында 31 нче мәктәптә укытучы педагог Рәфхәт Сәгъдиев «Татарстан Республикасының халык укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Аның легендар ачык дәресләрен хәтта республика дәрәҗәсендә дә беләләр. Үзегез уйлап карагыз: куркынычсызлык техникасын ул рәсемнәр буенча түгел, ә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә укыта», — дип яза Рамил Муллин.

Моннан тыш, Рәфхәт Сәгъдиев үзе «Яшь коткаручы» профильле сыйныфлар ачу инициативасы белән чыкты, алар республикада иң яхшылары дип танылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев