Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама мәктәпләре традицияләрне һәм мәдәниятләрне саклау буенча грант ияләре булды

Конкурс ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган һәм инде өченче тапкыр үткәрелә.

Түбән Каманың 27 һәм 31 нче мәктәпләре Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән грантка ия булдылар.

Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин сөйләвенчә, конкурс ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган һәм инде өченче тапкыр үткәрелә.

Түбән Кама мәктәпләре 27 нче мәктәпнең тарих һәм туган якны өйрәнү музееның язучы, Бөек Ватан сугышы герое Фатих Кәримнең тормышына һәм иҗатына багышланган проекты һәм 31 нче мәктәпнең туган якны өйрәнү музееның халык костюмына багышланган эшчәнлеге турында проектлар тәкъдим итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев