Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама кадетлары республика хәрби-спорт уенында беренче булды

Катнашучылар берничә дисциплина буенча сынаулар узды.

Татарстанда «Алга, яшь армиячеләр!» республика хәрби-спорт уены узды. Чара «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү үзәге базасында уздырылды.

Иң яхшылар исеме өчен республиканың барлык почмакларыннан яшь армиячеләр, шулай ук Түбән Кама кадетлары көрәште. Катнашучылар берничә дисциплина буенча сынаулар узды:

  • теоретик конкурс;
  • 60 метрга йөгерү;
  • хәрби-тактик уен;
  • «Сафта нык, сугышта көчле» конкурсы;
  • аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;
  • гәүдәне өскә тарту;
  • пневматик винтовкадан ату.

Барлык этап йомгаклары буенча Татарстан кадет корпусы командасы гомумкоманда буенча беренче урынны алды һәм финалга үтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев