Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама йөзүчесе Россия чемпионы булды

Александр Обшаров 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә медаль яулады.

Түбән Камалы Александр Обшаров йөзү буенча Россия чемпионы титулын алды. Әйтергә кирәк, Түбән Камада моңа кадәр әлеге исемне яулаучы булмаганлыктан, әлеге җиңүне шәһәр өчен тарихи дип атарга була. 

Ярышлар республика башкаласында үтте. Анда хәзер илнең төп старты уза һәм параллель рәвештә «Дуслык уеннары»ның икенче этабы бара. Ярышларда дөньяның 22 иленнән килгән вәкилләр катнаша. Түбән Кама спортчысы ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Александр Обшаров йөзү белән 29нчы мәктәп бассейнында шөгыльләнә башлый. Хәзер исә аның күпчелек тренировкалары Яр Чаллыда үтә.

Алда аны катнаш эстафета һәм баттерфляй стиле белән 50 метрга йөзү ярышлары көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев