Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама фельдшеры Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

Конкурста 500 гә якын кеше катнашты.

Түбән Кама Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Михаил Степанов «Серафимовский врач — 2024» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.

Михаил 15 ел фельдшер булып эшли, ул — күп балалы әти, иҗади һәм рухи яктан камил кеше, диләр аның турында хезмәттәшләре.

«Бу катлаулы эштә шәфкатьлелек, якыныңа игътибар мөһим, дин безне нәкъ менә шуңа өйрәтә. Моннан тыш, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга, шәфкатьле булырга, эшеңне намус белән башкарырга өйрәтә», — дип язган Михаил үзенең эссесында.

Конкурста Россия Федерациясенең 56 субъектыннан, шулай ук Беларусь һәм Казахстан республикаларыннан 500 гә якын кеше катнашты, дип хәбәр итә Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев