Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Телен белгән — югалмас

Шәһәребезнең 64 нче балалар бакчасында ел саен март азагында татар телен яхшы белүче, үз телендә матур итеп аралашучы, җырлый-бии белүче балаларның иң-иңнәре «Сөйкемле бала» бәйгесенә җыела.

27 еллык тарихы булган бу бәйге татар балалары арасында елдан-ел күбрәк популярлык казана. Быел ул, республика чикләрен узып, Россия күләмендә узды. «Сөйкемле бала»да үз көчләрен сынап карарга теләгән 81 баладан гариза кабул ителде. Аның 71 е Татарстаннан — Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Зәй, Питрәч, Сарман, Саба, Актаныш, Кайбыч, Мөслим районнарыннан булса, Башкортстан, Удмурт республикалары, Киров, Мәскәү өлкәләрендә яшәүче милли җанлы балаларның да катнашырга теләк белдерүләре аеруча сөендерде. 

Бәйге ике этапта узды, комиссия килгән видеоязмалар арасыннан иң эчтәлекле, иң матур дип саналган 16 баланы финалга сайлап алды. Алар безнең балалар бакчасына килеп, үзләренең талантларын, сәләтләрен күрсәттеләр, татар халкының милли киемнәреннән чыгыш ясадылар, милли ризыклар пешереп алып килделәр, туган телне һәм халкыбызның горефгадәтләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Балаларга сәхнәдә чыгыш ясарга әти-әниләре, әби-бабалары да ярдәм итте.

Балаларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Аларның эшләре бу көнне ай-һай бик авыр булды. Чөнки һәр бала үзенчәлекле талант иясе, төп җиңүче итеп кайсысын алсаң да бик урынлы. Шулай да, озак кына киңәшләшкәннән соң, «Сөйкемле малай» исеменә Чаллы шәһәренең 128 нче балалар бакчасыннан Ильдан Хәбибуллин; «Сөйкемле кыз» исеменә үзебезнең шәһәрнең 8 нче балалар бакчасыннан Ләйлә Шәйхетдинова лаек булды. Калган катнашучылар да буш кул белән китмәде, алар 1, 2, 3 нче урыннарга һәм номинацияләргә лаеклы диплом алдылар.

«Сөйкемле бала» бәйгесенең бер яхшы ягын искә алып китү бик урынлы. Катнашучыларның һәрберсе бирегә тулы гаилә белән килгәннәр иде. Гаилә традицияләре, гореф-гадәтләре сакланып калган бу гаиләләр бүген үзләрен төрле яклап күрсәттеләр. Әйтик, 49 нчы балалар бакчасыннан Мәгъсумовлар гаиләсе «Тамашачы мәхәббәте» призына лаек булды һәм аларга махсус бүләк тапшырылды. 

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Рөстәм Мәҗит улы Ганиев һәм Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Габдулла улы Әсхәдуллин күп еллар дәвамында бәйгебезнең иганәчесе һәм киңәшчесе һәм төп ярдәмчесе булып торалар. Алар ел саен балаларны матурдан матур, зәвыклы бүләкләр белән сөендерәләр. Сүз уңаеннан, балаларның сәләтләрен күреп, бәяли белгән, аларга матур сүзләрен кызганмаган жюри әгъзалары: Тукай премиясе лауреаты, шәһәребезнең атказанган архитекторы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Гайнетҗан улы Хановка, «Илһам» ансамбле җитәкчесе Ильяс Айрат улы Шәяхметовка, Туфан Миңнуллин исемендәге театр артисты Юрий Виталий улы Павловка да рәхмәтләребезне җиткерәбез. Менә шулай үзара ярдәмләшеп, аралашып яшәгәндә, сабыйларыбыз кечкенәдән татар булулары белән горурланып үсә, туган телебездә җырлый, фикер йөртә, аралаша икән — милләтебезнең киләчәге өметле дигән сүз. 

Әлфирә Гарифуллина, 64 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе
Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев