Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

«Питрау» республика керәшен бәйрәмендә түбәнкамалыны «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләделәр

Шулай ук Питрау бәйрәмендә «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленә Татарстан Республикасы Рәисеннән костюм тегү өчен сертификат тапшырылды.

Түбән Кама «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды.

Бүләк Мамадыш районында узган «Питрау» республика керәшен бәйрәмендә тапшырылды, дип хәбәр итә Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте. 

Ольга Вәлиуллина үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнә, керәшеннәрнең мәдәниятен, телен, рухи кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен торгызуда һәм саклауда актив катнаша. Тикшерү эше белән шөгыльләнә, Түбән Кама районы авылларына чыга, борынгы җырларны яздыра, керәшен халыкларының йолаларын, биюләрен өйрәнә.

Шулай ук Питрау бәйрәмендә «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленә Татарстан Республикасы Рәисеннән костюм тегү өчен сертификат тапшырылды.

Фото: Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев