Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Югары бүләккә ия булган

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовны Дуслык ордены белән бүләкләде.

Зур Кремль сараеның Екатерина залында дәүләт эшлеклеләренә, шулай ук мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә югары бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Анда Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та Дуслык ордены белән бүләкләнде. 

Дуслык ордены — РФ Дәүләт бүләге. Ул Россия Президентының 1994 елның 2 мартындагы 442 нче Указы белән гамәлгә кертелгән. Дуслык ордены белән Россия дәүләтчелеген ныгытудагы казанышлары, парламентаризм үсешенә зур өлеш керткән, актив закон чыгару эшчәнлеге, милләтләр һәм халыкларның дуслыгын һәм хезмәттәшлеген ныгыткан, Россиянең икътисади һәм фәнни потенциалын үстерүдә югары казанышлары, милләтләр һәм халыклар мәдәниятләрен якынайту һәм үзара баету, дәүләтләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча аеруча нәтиҗәле эшчәнлек өчен бүләкләнәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев