Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

«Иң күп алтын медаль — безнеке»

Мондый зур уңыш — беренче тапкыр.

20-28 август көннәрендә башкалабыз Казан шәһәрендә Татарстан шәхси беренчелегенә балалар һәм яшүсмерләр арасында шахмат ярышлары үтте. 

300 дән артык шахматчы катнашкан бу ярышларда безнен яшь талантларыбыз Казан шахматчыларын гына алга үткәреп, иң күп алтын медаль алучылар рәтендә булдылар. Классик (төп номинация) шахмат буенча 10 медальнең 3сен Түбән Кама уенчылары яулады. Мондый зур уңыш — беренче тапкыр. 

Икенче ел рәттән Самат Галәвиев (2 нче гимназия) чемпион исеменә лаек булды. Зәринә Әминова (25 нче гимназия) 8 елдан соң икенче тапкыр жиңүче пьедесталына менде. Алар икесе дә «Батыр» спорт мәктәбеннән, тренер Камил Шәйхетдиновта шөгыльләнәләр. Өченче шахматчыбыз Андрей Горин (10 нчы мәктәп) беренче тапкыр Татарстан чемпионы исемен алды. Анын тренеры — Габдулла Әхмәтгалиев.

Камил Шәйхетдинов
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев