Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада театрлар, музейлар, үзәкләр һәм мәдәният йортлары: фото, эш режимы, адреслар

Бу бүлектә Түбән Каманың мәдәни объектлары турында мәгълүмат алырга мөмкин

Түбән Камада ике театр эшли: Т. Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры (бу шәһәрнең чын казанышы, милли мәдәният учагы) һәм Яшь тамашачы театры. Төбәк тарихын сөйләүче комплекслы музей һәм халык рәссамы Ә.Фәтхетдинов музее эшли.

Иң борынгы мәдәният учреждениеләренең берсе — Халык иҗаты йорты. Соңгы елларда учреждение тышкы яктан да, эчтәлеге буенча да сизелерлек үзгәрде. Биредә «Восход» кинотеатры ачылды, күргәзмәләр һәм мастер-класслар, төрле чаралар һәм концертлар, иҗади очрашулар үткәрелә, түгәрәкләр алып барыла, музыкаль коллективлар шөгыльләнә.

Шәһәрдә төрле милләт һәм халыкларны берләштергән Халыклар дуслыгы йортының пәйда булуы да Түбән Кама өчен әһәмиятле вакыйга булды. Хәзер биредә милли-мәдәни берләшмәләр һәм төрле иҗтимагый оешмалар урнашкан.

Бай тарихлы «Альфа» мәдәният йорты балалар өчен дә, өлкән буын өчен дә төрле чаралар оештыра. Биредә кызыксыну буенча төрле клублар эшли, мәктәп укучылары өчен бәйрәмнәр, очрашулар һәм дискотекалар үткәрелә.

Красный Ключ бистәсендә «Мирас» район мәдәният йорты урнашкан.

Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районының Мәдәният идарәсе 94 учреждениене җитәкли. Түбән Камада 4 коммерцияле мәдәният учреждениесе (күңел ачу комплекслары һәм кинотеатрлар), 7 мәдәният һәм ял паркы эшли. Районның мәдәният тармагында 1 100 кеше хезмәт куя. 2002 елда Түбән Кама «Идел буеның мәдәни башкаласы» статусын алды.

Шәһәр һәм район халкы 44 китапханә фондыннан, шул исәптән Кол Гали исемендәге Милли-туган якны өйрәнү китапханәсеннән бушлай файдалана ала. Түбән Камада сукырлар өчен махсуслаштырылган республика китапханәсе филиалы да бар.

Түбән Каманың Үзәкләштерелгән китапханә системасы 2002 елда «Ел лидеры» исеменә лаек булды.

Татарстанда Түбән Кама үзәк китапханәсенә тиңнәр юк. Биредә шәһәр халкы әдәби кафе, иҗат остаханәсе, шулай ук балалар бүлмәсе хезмәтләреннән файдалана ала. Реконструкциядән соң китапханәдә тавыш җиһазлары булган сәхнә пәйда булды, анда еш кына язучылар белән очрашулар, шигъри укулар, шулай ук әдәби кичәләр оештырыла. Биредә компьютерлар урнаштырылган, кәгазь китапларны гына түгел, планшеттагы электрон китапларны да укырга мөмкин.