Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада «Тамчылар» балалар сәнгать мәктәбе

Түбән Камада «Тамчылар» балалар сәнгать мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Түбән Кама балалар сәнгать мәктәбендә инструменталь башкару, ялгыз җырлау, хореография һәм сәнгать, театр сәнгате, фольклорга өйрәтәләр.

  • Эш вакыты:

    дүш-шим 08:00 – 20:00

  • Телефон:
    • +7 (8555) 36-51-36
  • Адресы:

    Түбән Кама, Тынычлык пр., 45

Яшь түбәнкамалылар музыка һәм рәсем сәнгате, декоратив-гамәли иҗат һәм хореография, театр эшчәнлеге мәктәбендә белем ала. Учреждениедә «Тамчылар», «Аллегро», «Каприз», «ИрНас», «Наргиз» хореография ансамбльләре, шулай ук «Малина», «Зиләйлүк», «Бәхетле балачак» вокаль ансамбльләре, «Колибри» һәм «Хәят» театр студияләре эшли. Сәнгать мәктәбендә балалар «Музыка сәнгате» дисциплинасы буенча белем ала алалар. Биредә фортепианода, синтезаторда, тынлы уен коралларында, домрада, балалайкада, мандолинада, гитарада һәм скрипкада уйнарга өйрәтәләр. Мәктәпнең структур бүлекчәләре 1 нче (Гагарин ур., 5в), 2 нче (Бакый Урманче ур., 13) һәм 25 нче (Шинчылар пр., 60) гимназияләр базасында урнашкан.