Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада 1 нче балалар сәнгать мәктәбе

Түбән Камада 1 нче балалар сәнгать мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Түбән Каманың 1нче балалар сәнгать мәктәбенә 1971 елда нигез салына. Ул Татарстан Республикасында зур сәнгать мәктәпләренең берсе.

  • Эш вакыты:

    дүш-шим 08:00 – 19:30

  • Телефон:
    • +7 (8555) 41-13-42
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Түбән Кама, Бызов ур., 1б

2014 елда учреждение белем бирү эшчәнлегенең яңа лицензиясен алды һәм сәнгать мәктәбе статусына ия булды. Мәктәп даими рәвештә Түбән Камада, Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләрендә күргәзмәләрдә, мастер-классларда, конкурсларда катнаша. Соңгы 5 елда 1нче мәктәп укучылары халыкара, бөтенроссия һәм төбәк дәрәҗәсендәге 800дән артык диплом һәм грамота алды. Мәктәп диварларында танылган һәм яшь рәссамнарның шәхси һәм коллектив күргәзмәләре оештырыла, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге танып белү чаралары үткәрелә. Монда ук «Отражение» сәнгать галереясе эшли, ул барлык теләүчеләргә сәнгатькә бушлай юл ача.